Номинация "Лучший очерк"

3 место - Гарифуллина Салия Сабировна (Газета «Туган як»)

Нинди чєчєктє бал барын бал корты ўзе белє, ди халык єйтеме

Бїртеклєп љыела алтынга бєрабєр татлыкай

Хєер, адєм баласы билгеле юнєлеш бирмєсє, нечкє билле хезмєт иялєре єллє ни майтара алмас иде. Балачактан ћєркемгє таныш єкиятне генє искє тїшерик. Тємлетамак аю ћїљўменнєн бал кортлары кемдє сыену тапкан дисез? Єлбєттє, кешедє! Борын-борын заманнан бер-берен ањлап, ярдємлєшеп гомер кичерє алар. Є инде Башкортстан балыныњ даны барча дїнья кўлємендє таралган, дисєк, ћич арттыру булмас. Кырымда байтак еллар гомер кичерўче туганнарым, мєсєлєн, љае чыккан саен безнењ тараф балын алдырырга омтыла. Ињ яхшы, кыйммєтле бўлєк ул алар їчен. 

Єйткєндєй, муллык чоры — август аенда республика умартачылары ўзлєренењ ћїнєри бєйрємнєрен билгели. Шул уњайдан «балчы» гаилєлєрнењ берсенє юлланам. Туймазы районы Югары Бишенде авылына баруым. Файдалы ћєм татлы ризыкны љитештерўчелєрне нинди мєсьєлєлєр борчый? Бу шїгыль ўзен аклыймы? Башкорт кортларына куркыныч, «конкуренция» яныймы? Сєфєр барышында шул сорауларга да љавап табарга иде ниятем.

 Рєсим Рифгать улы Йосыповны татлыкайны яратучы якташларныњ байтагы яхшы белєдер, мїгаен. 52 яшьлек ир асылы яраткан шїгыле белєн кўптєн мєшгуль. Алай гына да тўгел, гомергє сайлаган ћїнєре дє умартачылыкка бєйле. Башкача мїмкин була да алмас иде, мїгаен. Єти-єнисе яклап туганнары арасында   умартачылар шактый. Нєселдєн нєселгє кўчє барган ўзенчєлекле шїгыль. 1957 елда исє Гали Мостафин атлы туганнан туган бабакае Мєскєўдєге Бїтенсоюз халык хуљалыгы кўргєзмєсендє катнашкан. 100гє љитє язып дїнья куйган аксакал сўзлєренє караганда, ул елда бал шулкадєр кўп булган, хєтта ки тактадан яшниклєр ясап, артык нигъмєтне шунда агызырга туры килгєн.  «Ифрат тыныч, тїпле кеше иде Гали бабай, — дип хєтерли Рєсим єфєнде. — Бєлки, умарталары урманда булу сєбєпледер? Саф ћава, иркенлек, хозурлык. Бердєнбер диярлек дуслары, «сердєшлєре» — бал кортлары…» Єйе, хєзерге умартачыларга бу љєћєттєн читенрєк. Тормыш та ўзгєчє, башка дїньяви мєшєкатьлєр дє бихисап.

Бишектєн диярлек шул мохиттє ўскєнгєдер, Рєсимнењ «уенчыклары» да нечкє билле љан иялєренє бєйле була. «Бєлєкидєн бал кортларын љыеп, шырпы кабына тутырып йїри идењ, дип єтинењ сїйлєгєне истє. Гаилєдє дўрт кыз, бер малай ўстек. Буыннан-буынга килгєн эш белєн миннєн башка кем шїгыльлєнсен инде!» Єњгємєдєшем мут елмая. Їлкєннєргє ярдємлєшеп, мєш килеп йїри торгач, мєктєп еллары да артта калган икєн. Уфа районы Михайловка авылында урнашкан ћїнєрчелек училищесына укырга керє їлгер егет. Юнєлеше билгеле инде — умартачылык. Бєхеткє каршы, уку йортында тїпле белем бирелє. Байтак файдалы мєгълўматка ия була анда яшь кеше. 1980 елда кызыл дипломны кулга алу бєхетенє ирешє. Аннан соњ инде — армия хезмєте. 1982-2002 елларда Р. Йосыпов Туймазы совхозында умартачылыкта эшли. «Хуљалыкта 160 умарта бар иде, —  дип хєтерли  ул. — Шул ук вакытта бал љитми. Хєтта шунда эшлєгєннєргє дє аз гына бирешле. Сєбєбе — чын, сыйфатлы, гєрєбєдєй бал артык кўп булалмый. Алтындай, бїртеклєп љыела ул…» 

Сєламєтлеге начараю сєбєпле, мєкалє героем шактый еллар хезмєт иткєн оешмадан китєргє мєљбўр була. Ємма лєкин яраткан шїгылен ташламый. Ўз ихатасында эшкє керешергє карар итє. Дўрт умарта изге башлангычка нигез сала. Остазлары сыйфатында тирєн хїрмєт хисе белєн їлкєн яшьтєге умартачыларны искє ала ул. Бар гомерен нечкєбиллєргє арнаган гўзєл зат — Тєския апа Гайфуллина. Гаять акыллы, зирєк ханым умартачылыкныњ байтак серлєренє, хикмєтенє тїшендерє, эш асылына їйрєтє. Нєљип Хєкимов атлы абый да ўз ысуллары белєн ихлас уртаклаша. Є теге атаклы Гали аганыњ улы Тєлгать исє туганнарга хас булганча ярдємгє килє, хуплавыннан, кињєшеннєн ташламый. «Ўз якыннарым васыять итеп калдырган  серлєр дє юк тўгел. Мєсєлєн, умартаны сулыклар янына ћич куярга ярамый. Кортлар яшєргє тиешле урынны ике-їч ел дєвамында тикшерў мотлак. Љылы ћавалы, љилсез љирлек булса, єйбєт. Гомумєн, ћєр умартачыныњ ўз «хєйлєсе». Барын ачып салу ярамый. Килделе-киттеле «эшем иялєре» бїтенесен бозып кую ихтималы бар». Тєљрибєле белгеч белєн килешми булмый. Ћєр ћїнєр їлкєсендє очраклы кешелєрне кўрергє мїмкин. Андыйлар ишєеп тє китсє… Харап!

«Кыз картаймый, бал бозылмый»

Єлеге шаян єйтемне Рєсим єфєнденењ хєлєл љефете Лўзия ханымнан ишеттем. «Ир — келєт, хатын — йозак», дигєн халык мєкале уема килде. Кўрше Татарстан чибєре белєн егетебез сењелесенењ туенда таныша. Озын-озакка сузмыйча, ике яшь йїрєк 1988 елда гаилє корып љибєрє. Байтак авыр мєллєр ўткєрергє туры килє Йосыповларга бергє гомер кичерў дєверендє. Гаилє башлыгыныњ авырып китўе аркасында тормыш дилбегєсен вакытлыча ўз кулларына ала Лўзия Шамил кызы. Нишлисењ, тїрле чаклар була…  Авыл йортындагы мєшєкать баштан ашкан. Хєлєле, уллары Рїстєм, Рємзил, туган тиешлесе Ришат Сєетгєрєев — умартачыныњ тїп ярдємчелєре. «Мин хєзер кўбрєк љитєкче ролен ўтим», — дип шаярта хуља. Єйе, кўмєк, тату эш кенє нєтиљєлєрен бирє. Бал кортлары да умартада япа-ялгыз яшєми ич. Бу серле љан иялєренењ хезмєт сїючєнлеге, ўз кўченє тугрылыгы хакында тїрле риваятьлєргє кадєр йїри. Чыннан да, ўзе бер могљиза бит ул сарыкайлар дїньясы. Мєгълўм булганча, умарта кўченє «патшабикє» — инє корт идарє итє. Эшче кортлар аны ахыргача саклый. «Ачлык янаганда да беренче чиратта  аналарын якларга омтыла алар, —  ди Рєсим єфєнде, соклануын яшерє алмыйча. — Ањлашыла да, чїнки инє корт яхшы, чыдам нєсел бирергє тиешле. «Патшабикє» биш елгача яши, ике ел саен алыштырып торырга кирєк ўзен. Шул чакта таза токым булачак». Шунысы кызык, эшче кортлар — «хатын-кыз» нєселеннєн. « Ата»  кортлар кышлауга кертелми. Гомумєн, ћєр нечкєбилнењ — ўз вазифасы, бурычы. Сорыкорт та кирєкле хєтта. Тулысынча бер дєўлєт, барысы махсус «план» нигезендє башкарыла. Гаљєп, уйласањ. Чит-ят корт ўтеп керє алмый. Ћєр кортныњ — ўз исе, махсус коды. «Разведчиклар» ћєрчак уяу, сак, абай. Адєм баласын да шул гаилєлєрен яклау максатыннан чага ич тугры љаннар. Ињ мїћиме — парфюмерия єйберлєре кулланган килеш умартага якын бармау. Нечкєбиллєрнењ љене сїйми андый ислєрне.  Билгеле, ћава торышы да нык тєэсир итє кортларга. Љылы, парлы ћаваны ўз итєлєр, љил-салкынны сїймилєр. Кем єйтмешли, «характер кўрсєтєлєр!» Кєрєз кўзєнєклєрен чын мєгънєсендє иљат итўчелєр тормышын єле їйрєнєсе дє їйрєнєсе. Бу љєћєттєн галимнєргє эш љитєрлек. Умартачыга исє тєљрибєле, тырыш белгеч булу зарур. «Баерга ният корган очраклы бєндєлєр эшкє аяк чала, — дип зарын белдерє єњгємєдєшем. — Нєтиљєдє кортлар арасында чирлєр тарала. Хезмєт технологиясен бозалар, белемнєре юк дєрєљєсендє. Чит тарафтан кертелгєн кортлар безнењ шартларда имин кышлый алмый. Аныњ каравы, яраксыз мутант бїљєклєр барлыкка килє (мутация — кинєт ниндидер яња, бїљєккє хас булмаган сыйфат пєйда булу).  Димєк,  башкорт кортына куркыныч яный». 

Їстєвенє, базарда  вїљдансыз, намуссыз «умартачылар»ныњ артуы кўњелсез хєллєргє этєрє. «Бишенде, Шаран балы, дип ялганлап сатып торалар, — ди ачынып Лўзия ханым. — Кулланучыны кїпє-кїндез алдау бит бу!» Тєљрибєле умартачылар рєнљеше, ўпкєсе ањлашыла, билгеле. Кїнне тїнгє ялгап, ныкышмалы рєвештє хезмєт ит тє, љимешлєре белєн бїтенлєй бу їлкєгє кагылышы булмаган кемдер куллансын, имеш. Їстєвенє, исем-абруйга тап тїшерў дє бит єле. Монысы ињ аянычыдыр, мїгаен. Шуњадыр, чын белгечлєр умарта санын кыскартуга бармакчы. Минем єњгємєдєшлєрем дє шул фикердє. Кызганыч. Тиз арада чара кўрелмєсє, ялган балныњ бермє-бер ишєюен кїт тє тор…

«Корт тамчылап нєрсє љыя, без шуны гына туплыйбыз, кешегє сатабыз. Чєчкє булса, балы да була, — дип ассызыклый Р. Йосыпов. — Быелгы бал —  былтыргысы кўлємендє. Башлыча чєчкє балы. Ињ їлгергєн, сыйфатлы, шифалы нигъмєт июль ахырында  љитешє. Май балы — ињ єйбєте, дип ялган сўз сїйлєўчелєргє ышанмагыз. Безнењ шїгыльне яратмаучылар гына шундый алдашуга юл куя. Кортларны ихлас сїяргє кирєк.  Игътибарлык, пїхтєлек, љыйнаклык, тїгєллек кебек сыйфатлар аеруча мїћим. Безнењ ћїнєр иясе їчен август ае ињ катлаулысы. Кўч аерырга, кышлауга єзерлєргє кирєк. Кышка 25-30 кг бал калдыру мотлак. Кортлар безгє тўгел, є бєлки без аларга яраклашабыз». Менє бит, љємєгать, ћєр эшнењ ўз нечкєлеклєре. Чыннан да, тїпле белемењ булмый торып, єлеге шїгыльгє керешмєвењ хєерле… «Кињєш сорап килгєннєрне кире бормыйм анысы, — ди, уйларымны сизгєндєй, хуља кеше. — Яња эш башлаганнар ярдємгє мохтаљ бит. Йє умарта афєте — кїя иялєшкєн, яисє кортларга куркыныч чир йоккан, кайберсе кўч аера алмый љєфалана… Бал кортларыныњ «телен», холык-фигылен белмєў бєласе. Яња гына умартачылык шїгыленє тотынганнарга кињєшем: ўз хуљалыгыњ їчен ике-їч умарта асрау бик љиткєн. Тєљрибєле, кўптєн танылу алган, тирє-якта билгеле кєсепчелєргє мїрєљєгать итегез».

Бу љєћєттєн бал остасы фєћемле генє фикерен љиткерде. Чын белгечлєр кими бара, тєљрибє югалу куркынычы астында, дип исєпли ул. «Без буыннан-буынга килгєн ысулларны кулланырга тырышабыз. Хєзер укып чыккан яшь белгечлєргє практика љитенкерєми. Хїкўмєт тарафыннан хуплау тапкан очракта бик телєп студентлар белєн шїгыльлєнер, белгєнемне їйрєтер идем. Элеккеге тїпле кадрлар бетє бара бит… » Єйе, Рєсим Рифгать улы бал љитештерў белєн генє чиклєнми. Умартачылык ћїнєр буларак сакланып калсын, югалмасын їчен љанын фида кылырга єзер ул. Студентларга гына тўгел, мєктєп укучыларына гамєли дєреслєр кертў эше љайга салынса, начар мени?! 

Янє бер борчулы, игътибар талєп итўче мєсьєлє. Бал сыйфаты бєйсез экспертлар тарафыннан љентекле тикшерелергє тиеш, дигєн фикердє бал осталары. Ялган «татлыкай» халыкны агуламасын! Чын умартачы чиста, саф бал гына сата. Шуња кўрє гаделлек сагында уяу торырга омтыла. «Башкорт балы» бренды булдырылсын, ГОСТ талєплєренє љавап бирерлек булсын. Нєтиљєдє озын акча артыннан куучы «малтабар»га кїн калмас, балчыларныњ да бўгенгедєй љаны єрнемєс иде…

«Проблеманыњ 90 проценты диярлек продукцияне сатуга кайтып кала. Узган елгы балны кайда тапшырырга? Тєм-том љитештерўче кондитерлар безнењ белєн эш итєргє телєми. Кыйммєткє тїшє, дилєр. Є халык сєламєтлеге? Кадерлерєк тўгел мени?! Элегрєк район ярминкєлєрендє даими катнаша идем. Кўз ачып йомганчы сатылып бетє иде шифалы татлы. Єле андый мїмкинчелек юк. Тазалык чамалы. Хєер, даими кулланучыларыбыз ташламый, їйгє килеп алалар. Ўзем генє тўгел, башка чын, намуслы умартачылар їчен дє єрнешєм. Љитди мєсьєлєне хєл итєргє дєўлєт ярдєме кирєк, билгеле… Хїрмєтле гєзит укучыларга єйтер сўзем: белгєн, шактый сыналган умартачыдан гына бал алырга тырышыгыз. Ўз хокукларыгызны якларга омтылыгыз». Єњгємєдєшем кињєшенє мотлак колак салу зарур, минемчє. Сакланганны саклар, ди бит. Сак, дигєннєн. Чын бал озак еллар сакланса да,  сыйфатын югалтмый икєн. Тїрле буяулар янєшєсендє тотмаска гына кирєк. Югыйсє, исне ўзенє сењдерў ихтималы бар. Менє шулай. Белгєннєрдєн їйрєнєбез.

Йомгаклау сўзем шул булыр. Башкортстан балы кињ билгеле, ємма чишелеш кїткєн проблемалар да љитєрлек. Рєсим Йосыпов кебек битараф булмаган умартачылык белгечлєре нилектєн балын отышлы хакка сата алмый? Моња комачаулаучы киртєлєрне ни рєвешле љимерергє? Єлеге сорауларга љавап табылса, борынгыдан килгєн халык тармагына љан їрелер иде. Республикабыз — чын мєгънєсендє гїллєр-чєчєклєр тїбєге. Нечкєбиллєр бал љыярдай урманнар, болыннар, карабодай басулары… Табигатьнењ хозурлыгына тањ калырлык. Халкыбыз да тырыш, уњган, тўзем, чыдам. Тармак ўсешенє бїтен шартлар бар. Умарта тотучылар ўз хезмєтеннєн тєм табып, башкаларга ўрнєк-їлге кўрсєтеп, ил данын арттыруга їлеш кертеп, шатлыкта-куанычта гомер кичерсен. Алар моња, ћичшиксез, лаек!

Шулай да була Рєсим єфєнде бєян иткєннєрдєн

— Ике ир, ярыйсы гына «тїяп» алгач, умарта урларга уйлыйлар, Урманга, ул вакытта мин эшлєгєн Туймазы умартачылыгына, юлланалар. Бер умартаны  «Запорожец» машинасына салалар. Авызын да япмыйлар, ичмасам! Берзаман кемдер безнењ їй ишеген дїбердєтє башламасынмы! Теге бєндєлєрнењ берсе (ярый єле минем танышрак кеше булып чыкты ул) кїч-хєл белєн килеп љиткєн. «Помо-ги-и-и!», дип кычкыра бу. Баксањ, умарта кортлары «иреккє» чыккан, ике мєхлўккє ярыйсы гына элєккєн. Гїнаћ шомлыгына каршы, сєрхўшлєрнењ берсе корт «уколы»на ярамый икєн. Ањын югалтып, агач астына ауган бу. Чагыштырмача «нормаль» хєлдєгесе исє минем янга, авылга сыпырган. Ярый єле, килеп љитє алган. Киттек урманга, теге бєндєгє дару бирдем. Ањына килде. «Запарай»ны кўрсєгез… Машина эче туп-тулы корт! Ни хєл итєсењ, «Запарай»дан кортларны чыгарып, тегелєрне машиналарына утыртып, кайтарып љибєрдем. Кїлсєњ — кїл, дигєндєй, кызык та, кызганыч та хєл булды инде ул…